«Аксубай урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре 2025 елгы урман культуралары сезонына әзерләнәләр. «Бүгенге көндә белгечләр чәчүлекләрне саклау максатыннан агач калканнар ясый башладылар, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов. – Мондый калканнар күләгәләү өчен кулланыла. Алар үсемлекләр ассимиляция аппараты ясап, мөстәкыйль туклануга күчкән чорда шытымнарны турыдан-туры кояш нурларыннан сакларга булышалар».
Аның сүзләренә караганда, быел питомникларда чәчү 0,4 гектар мәйданда планлаштырылган. Нарат, чыршы, корычагач һәм каен орлыклары чәчеләчәк.