«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре 2025 елга урман фондында дәүләт урман патологиясе мониторингын үткәрү буенча эшләр планын төзеделәр.
Быел барлык урманчылыклар территориясендәге кишәрлекләр тикшереләчәк. 9,5 мең гектар мәйданда урманнарның санитар һәм урман патологик торышына сайланма рәвештә җирдән күзәтү планлаштырыла. Урман авырулары һәм уңайсыз һава шартлары белән зарарланган кишәрлекләргә аерым игътибар биреләчәк.
Корткычларның санын бәяләү өчен җирдән сайлап күзәтүләр планлаштырылган. Тикшерү кысаларында 8 җентекле күзәтү маршруты, 8 рекогносцировка күзәтү маршруты һәм 5 феромон күзәтү маршруты үткәреләчәк.
Урманнарның санитар һәм патологик торышын даими күзәтү 971,7 мең га мәйданда башкарылачак. Әлеге эшләр барышында урман патологлары 185 даими күзәтү пунктын тикшерәчәк.
Эшләнгән чаралар планы урман фонды утыртмаларының санитария һәм урман патологиясе торышына актуаль бәя һәм фаразны вакытында бирүне тәэмин итәчәк.