Республиканың Арча районында урман тармагы белгечләре арасында чаңгы ярышлары узды

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Арча урманчылыгының урман фонды территориясендә чаңгы ярышлары узды. Ярышларда «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

20 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында беренче урынны кадрлар буенча белгеч Анастасия Нуриева алды, икенче урында – баш икътисадчы Надия Җиһаншина, өченче урында – урманны саклау һәм яклау буенча инженер Энҗе Мөхәммәтҗанова.

45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында беренче урынга – урманчы Вера Александрова, икенче урынга – техник белгеч Гүзәлия Гарипова, өченче урынга урманчы Нурания Гыйлемханова лаек булды.

20 яшьтән 50 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урынны баш бухгалтер Илнар Габдрахманов алды, икенче урында – машина йөртүче Алмас Гарипов, өченче урында – урманчы Рәдиф Сәетов.

50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче урынны урман мастеры Илгиз Гыйззәтуллин яулады, икенче урында – участок җитәкчесе Рафис Исламов, өченче урында – каравылчы Наил Шәвәлиев.

Ярышларда җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International