«Минзәлә урманчылыгы» ТР ДКУ Калинин кишәрлеге урманчысы Рүзил Насыйров Актаныш районының Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән темага дәрес үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Дәрес барышында Рүзил Насыйров укучыларга урманнар, аларны саклау, су саклау, икътисадый һәм социаль функцияләре, урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
«Урман – табигатьнең үзенчәлекле бүләге, аны бәяләп булмый. Зур икътисадый әһәмияттән тыш, урман башка төр ландшафтларга һәм гомумән биосферага зур йогынты ясаучы бик мөһим географик фактор булып тора, – дип билгеләп үткән ул. – Урманны яшел алтын диләр, аның аерым роле һәм универсаль икътисадый әһәмияте бар. Ул агач, азык, техник һәм дару чималы чыганагы».
Дәрес азагында Рүзил Насыйров балаларга урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерде.