Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Менделеевск һәм Алабуга муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды.
Менделеевск районында ул киңәшмә үткәрде, анда 2025 елның янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды. Утырыш Менделеевск шәһәре хакимият бинасында узды, аның эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, инфраструктура үсеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары Алмаз Искаков катнашты.
Планлаштырылган эшләр турында «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев сөйләде.
Алабуга районында Рәис Гомәров 2024 елда «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмәдә катнашты. Алабуга шәһәре администрациясе бинасында узган чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин катнашты.
Төп нотык белән җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру кысаларында урман фонды җирләренә 546 патрульлек, 10 профилактик чара үткәрелгән.
«Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк», «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акцияләре оештырылды. Алар кысаларында 7 мең чәчкен һәм үсенте утыртылды, 45 куб метр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылды», – диде Рәмис Гыйлаҗиев.
«Хәзерге вакытта урманнарда 2025 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек бара. Урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урман янгыннары килеп чыкканда урманчылык, урман хуҗалыгы һәм янгын-коткару частьләре арасында үзара хезмәттәшлек турында өч яклы килешүләр имзаланды, урманнарны патрульләү графиклары һәм маршрутлары расланды», – дип өстәде ул.
Шулай ук нотыклар белән урман хуҗалыгы директоры Миңнегаян Мөхәммәтҗанов, урманчылыкның кадрлар буенча белгече, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Ләйсән Әхмәтшина чыгыш ясады.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру, урманнарны янгынга каршы кору буенча чаралар комплексын үтәү һәм башкаларга бәйле йөкләмәләр бирде.