Татарстан Республикасында 2025 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек бара

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2025 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында үткәрелә. 

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнде, ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты белән килештерелде. Хәзерге вакытта документ «Авиалесохрана» федераль бюджет учреждениесенә карау өчен җибәрелде.

Урман янгыннары станцияләрендә урман янгыннары техникасына, тракторларга һәм тагылмаларга планлы техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт үткәрелә, кирәкле запас частьләр, материаллар һәм җайланмалар сатып алына, моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында актив агитация-аңлату эшләре дә үткәрелә башлады.

Быел «Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы. Урман янгыннарын сүндергәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» программасы буенча укулар узачак белгечләр дә билгеләнде. 393 кеше махсус әзерлек узар дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International