Рослесхозда урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләрен карадылар

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләрен карадылар.

Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.

Төп доклад белән Рослесхозның Урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина чыгыш ясады.

Утырыш барышында 2025 елның 1 нче кварталында урман барлыкка китерүче төп токымнарның орлыкларын әзерләү мәсьәләләре, шулай ук 2026-2030 елларда урман орлыкчылыгының яңа объектларын төзү проектларын эшләү планнары турында фикер алыштылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында ел башыннан 339 кг урман үсемлекләре орлыгы җыелган. 2026 елдан 10 га (10 проект) мәйданда нарат һәм чыршы урман орлыклары плантацияләренә нигез салу өчен кишәрлекләр әзерләү эшләрен башлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International