Министр урынбасары Рәис Гомәров Азнакай, Ютазы һәм Баулы муниципаль районнарында булды

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР eрман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Азнакай, Ютазы һәм Баулы районнарында булды.

Азнакай районында ул «Азнакай урманчылыгы» ДКУ һәм «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының 2024 елдагы эш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Азнакай шәһәре хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты.

Төп нотык белән җитәкче-урманчы Эдуард Чикуров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 104,1 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, 365 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнгән һәм 764 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

«Федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге), урманнарны саклау кысаларында урманнарда 10,4 мең патрульлек, 84 профилактик чара үткәрелде», – дип билгеләп үтте Эдуард Чикуров.

Шулай ук нотыклар белән урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Рамил Зиннуров һәм бухгалтер, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Алсу Сабирҗанова чыгыш ясадылар.

Ютазы районында Рәис Гомәров 2025 елның янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Ул Ютазы авылындагы хакимият бинасында узды.

Катнашучылар урман торгызу эшләрен, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча халык арасында системалы аңлату эшләре алып бару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Баулы районында министр урынбасары 2024 елда «Баулы урманчылыгы» ДКУ һәм «Баулы урман хуҗалыгы» ДБУ эшенә йомгаклар ясау буенча утырыш үткәрде. Баулы шәһәре администрациясе бинасында узган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Соколов катнашты.

Эшчәнлек нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Марат Бикбулатов һәм урманны саклау һәм яклау буенча инженер, профсоюз рәисе Альбина Култыгина сөйләде. 

Йомгак ясап, Рәис Гомәров белгечләргә орлык әзерләү, урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, урман бүлемтеген үзләштерү һ.б. белән бәйле йөкләмәләр бирде.

«Шулай ук урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлекне көчәйтергә кирәк, – диде ул. – Урман янәшәсендәге кишәрлекләрне коры үләннән, камыл калдыкларыннан һәм ауган агачлардан чистарту яисә аларны янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерып алу кирәклеге турында барысына да искәртү мөһим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International