«Каенкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр әйләнә-тирә дөнья һәм экология буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаштылар

2025 елның 14 феврале, җомга

Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең «Каенкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр әйләнә-тирә дөнья һәм экология буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаштылар.

Укучылар экосистемаларга, биологик төрлелеккә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга бәйле кайбер мәсьәләләрне һәм иҗади биремнәрне хәл иттеләр. Әзерлек һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсендә балалар үзләренең белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, заманча экологик проблемалар һәм аларны хәл итү ысуллары турында да күп яңалыклар белә алдылар.

Исегезгә төшерәбез, әйләнә-тирә дөнья һәм экология буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы онлайн-форматта «Учи.ру» платформасында уздырылды. Эко-агарту инициативасын «Илкүләм приоритетлар» АКО һәм «Учи.ру» белем бирү платформасы Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә оештыра.

Тулырак мәгълүматны https://ecomir.uchi.ru/ сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International