Министр урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Бөгелмә, Лениногорск һәм Әлмәт муниципаль районнарында булды

2025 елның 14 феврале, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Бөгелмә, Лениногорск һәм Әлмәт муниципаль районнарында булды. Максат – ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 2024 елдагы эш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары буенча киңәшмәләр үткәрү.

Бөгелмә урманчылыгы һәм Бөгелмә урман хуҗалыгы коллективлары катнашындагы утырыш Бөгелмә шәһәре хакимият бинасында узды, анда Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков катнашты.

Җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова, урман хуҗалыгы директоры Сәгыйть Абдуллин һәм урман торгызу буенча инженер, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Нурфия Ибраһимова докладлар белән чыгыш ясадылар.

Гөлнара Мөхәммәтханова хәбәр иткәнчә, узган ел урманнарны саклау максатларында 57 га мәйданда урман патологиясе буенча тикшерү үткәрелгән, 59,2 га мәйданда санитария-савыктыру чаралары, шул исәптән 37,8 га ликвид булмаган агач җыю эшләре башкарылган.

«Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы кысаларында гомуми озынлыгы 19,2 километр булган юлларны төзү һәм реконструкцияләү, 366 километр озынлыктагы янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны урнаштыру һәм чистарту эшләре башкарылды», – дип өстәде ул.

Лениногорск шәһәрендәге хакимият бинасында Лениногорск урманчылыгы һәм Лениногорск урман хуҗалыгы эшенә йомгаклар ясалды, чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков катнашты.

Башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Радий Салихов, урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Азат Галиев һәм урманнан файдалану буенча инженер, профсоюз рәисе Наталья Ерофеенко мәгълүмат бирде.

Радий Салихов сөйләгәнчә, узган ел «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 73,9 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, 615 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнгән һәм 689 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру кысаларында урман законнарын бозуның 9 очрагы ачыкланган, 90нан артык контроль-күзәтчелек һәм профилактика чаралары үткәрелгән.

Әлмәт, Кәләй урманчылыклары, Әлмәт һәм Кәләй урман хуҗалыклары хезмәткәрләре катнашында киңәшмә Әлмәт шәһәренең хакимият бинасында узды, аның эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов катнашты.

Эшчәнлек йомгаклары һәм 2025 елга өстенлекле бурычлар турында җитәкче-урманчылар Рөстәм Гатин, Дамир Миндрахманов, урман хуҗалыклары директорлары Виталий Утнюхин һәм Алексей Васеньков сөйләделәр.

Утырыш барышында «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру, урман утыртмаларының санитария һәм урман патологиясе торышын яхшырту, урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды.

Министр урынбасары Рәис Гомәров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эшенә уңай бәя бирде. «Минем һәрберегезгә туган республикабыз урманнарын саклауга һәм арттыруга юнәлтелгән хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, – дип ассызыклады ул. – Алдагы чорга төп бурычлар – 2025 елның урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына сыйфатлы әзерлек».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International