Түбән Кама районы Красный Ключ урта мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче кызлар «Туган як, мәңге сөеклем, кайда тагын шундыйны табарсың!» дигән XII Республика фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре конкурсында призерлар булганнар. Мәсәлән, Ульяна Будкова «Кече Ватанның атаклы кешеләре» конкурсы номинациясендә икенче урынны алган, Мария Кашкова – өченче урынны (җитәкчесе – Түбән Кама районының «Балалар экология – биология үзәге» МБУ педагогы Римма Луцкова).
Кызлар конкурска үз гомерләрен урманга хезмәт итүгә багышлаган Түбән Кама урманчылыгы хезмәткәрләре турында сөйләгән эшләрен тәкъдим иткәннәр.
Быел конкурста республиканың 8 шәһәреннән һәм 25 районыннан барлыгы 136 катнашучы катнашкан.
Котлыйбыз!