Лубян урман-техник көллиятендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар узды

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында көллият студентлары һәм Лубян урта мәктәбе укучылары арасында сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар узды. Ярышлар яшь буынга патриотик тәрбия бирү, яшьләрнең социаль-актив позициясен үстерү, мәдәни-әхлакый һәм тарихи кыйммәтләрне саклау максатларында оештырылды.

Ярышларда катнашучылар үзләренең хәрби званиеләр буенча белемнәрен күрсәттеләр һәм урында ориентлашу, граната ыргыту, сугыш кирәк-яракларын, «яралыларны» күчерү буенча биремнәрне үтәделәр.

Ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны 11 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы алган. Икенче урында – 33 нче бакча-парк һәм 41 нче урман хуҗалыгы төркемнәре җыелмасы, өченче урында – 12 нче икътисад төркеме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International