Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләү, транспорт белән күчерү, эшкәртү, сату һәм чит илгә чыгаруны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә видеоконференция режимында узды.
Утырышта төп доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул 2024 елда урман утыртмаларын законсыз кисүләрне ачыклау һәм кисәтү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.
«Узган ел урман утыртмаларын законсыз кисүнең барлыгы 59 очрагы ачыкланды, – диде Айрат Әхмәров. – Алар арасында бүлеп бирелгән урман бүлемтекләреннән читтә хокук билгеләүче документларсыз үткәрелгән агач кисү фактлары да бар».
Аның сүзләренчә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28 ст. буенча административ хокук бозулар турында 48 эш кузгатылган, 207 мең сумлык штраф салынган.
«Профилактик эшкә аерым игътибар бирелде, – дип өстәде Айрат Әхмәров. – Урман утыртмаларын законсыз кисүне кисәтү максатларында урманнан файдаланучыларга һәм башка кызыксынган затларга карата 3,2 меңнән артык профилактик чара үткәрелде».
Сүзен йомгаклап, спикер «Чыршы» оператив-профилактик чарасы нәтиҗәләренә тукталды. Операция 2024 елның 16 декабреннән 31 декабренә кадәр узды. Аның кысаларында 69 вакытлы стационар пост һәм урманчылыклар чикләрендә патрульлек итүче 49 мобиль төркем булдырылды.
Үткәрелгән чаралар йомгаклары буенча Кәләй урманчылыгы территориясендә урман законнарын бозуның 2 очрагы ачыкланды. Урманнарга һәм андагы табигать объектларына китерелгән гомуми зыян 5,8 мең сум тәшкил итә.
Шулай ук чарада җитәкче-урманчылар Илнур Кәшафиев һәм Эдуард Чикуров чыгыш ясады, алар Шәһәр яны һәм Азнакай урманчылыклары территориясендә урман утыртмаларын законсыз кисүне кисәтү буенча уздырылган чаралар турында мәгълүмат бирделәр.