Татарстан Республикасында юниорларның «Подрост» россиякүләм урман конкурсының федераль этабында катнашучыларны билгеләделәр

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасында юниорларның «Подрост» россиякүләм урман конкурсының федераль этабында катнашучыларны билгеләделәр. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар, студентлар, шулай ук республиканың мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре (өстәмә белем бирү педагоглары, урман хуҗалыгы һәм табигатьне саклау оешмалары белгечләре) арасында үткәрелде.

Җиңүчеләр һәм призерлар 4 номинациядә билгеләнде. «Урман белеме һәм урманчылык» номинациясендә Арча районының «Лесхоз УББМ» МБМУ укучылары Камил Әхмәтов һәм Мәлик Гыйльманов җиңүчеләр булдылар, «Табигатьне саклау проект эшчәнлеге» номинациясендә – Лениногорск районының «Иске Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ һәм «Мәктәптән тыш эш үзәге» МББУ укучылары Рузилә Мортазина, Эльза Сәлимҗанова, Инсаф һәм Илназ Сәхәвовлар, «Урман хайваннары экологиясе» – Әгерҗе районы Кичкетаң урта мәктәбе укучысы Булат Шакиров, «Мәктәп урманчылыклары: укыту-методик комплекс һәм аның элементлары» номинациясе – Саба районы Яулаштау урта мәктәбе педагог-оештыручысы, «Яшел авыл» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Рәфыйга Шакирова.

Җиңүчеләр юниорларның «Подрост» россиякүләм урман конкурсының читтән торып федераль этабында Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International