ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Тукай һәм Түбән Кама муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Тукай һәм Түбән Кама муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды.

Тукай районында министр урынбасары урман культуралары кампаниясенә һәм 2025 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Чаллы шәһәре хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров катнашты.

Катнашучылар «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру, урман торгызу эшләрен, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Түбән Кама районында Рәис Гомәров 2024 елда «Түбән Кама урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмәдә катнашты. Түбән Кама шәһәре администрациясе бинасында узган утырышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов катнашты.

Җитәкче-урманчы Радмир Галимов, урман хуҗалыгы директоры Роман Федотов һәм беренчел профсоюз оешмасы рәисе, баш икътисадчы Эльвира Тюленева докладлар белән чыгыш ясадылар.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Рәис Гомәров белгечләргә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны, урман торгызу эшләрен һәм урман янгыннарын пропагандалауны гамәлгә ашыру белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Барыгызга да узган елгы нәтиҗәле хезмәтләрегез өчен рәхмәт белдерәм, – диде Рәис Гомәров. – Быел безнең алда бик күп бурычлар тора, бары тик уртак тырышлык белән генә без аларны уңышлы хәл итә алачакбыз. Алдагы чорның төп максаты – урманнарда янгын куркынычы сезонына сыйфатлы әзерлек».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International