Татарстанның мәктәп урманчылыклары быелның 11 маена кадәр «Сакчыл урманчылык» төбәкара конкурсында катнашу өчен гариза бирә алалар.
Ул түбәндәгеләргә юнәлдерелгән:
- белем йортларында сакчыл җитештерү алымнарын, принципларын, ысулларын һәм инструментларын популярлаштыру;
- укучыларда табигатькә сакчыл һәм социаль актив мөнәсәбәт тәрбияләү;
- әйләнә-тирә мохитне саклау проблемалары белән кызыксынуны үстерү.
Конкурс 21 апрельдән 30 майга кадәр дәвам итәчәк.
Номинацияләр:
– «Оптимальләштерү буенча иң яхшы проект»;
– «Иң нәтиҗәле команда»;
- «Нәтиҗәлелекне арттыру буенча иң яхшы укыту программасы».
Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://minles.nobl.ru/documents/active/254342/.