Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнардан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко «Яшь экологлар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнардан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко Зеленодольск муниципаль районының А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейга караган «Яшь экологлар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән.

Дәрес Россиядә 19 февральдә билгеләп үтелә торган Орнитолог көненә багышланган. Бу вакыйга укучыларга кошлар дөньясы һәм аларны саклауның әһәмияте турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек.

Оксана Горбатенко укучыларга орнитологларның эшчәнлек юнәлешләре, Россия Кошларны саклау берлеге һәм башкалар турында сөйләгән. Ул ассызыклаганча, орнитологлар кошларның үз-үзләрен тотышын һәм миграциясен өйрәнеп кенә калмыйча, аларның популяцияләрен мониторинглау белән дә шөгыльләнәләр, бу биотөрлелекне саклауда мөһим адым булып тора.

Укучылар кошларның төрләре, аларның гадәтләре һәм яшәү тирәлеге турындагы мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңлаганнар. Оксана шулай ук балаларга алган белемнәрен ныгытырга һәм табигатьне күзәтү күнекмәләрен үстерергә ярдәм иткән интерактив биремнәрдә катнашырга тәкъдим иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International