Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча дәүләт урман инспекторларының хезмәт әзерлеге буенча дәрес узды. Видеоконференция режимында узган чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманчылыклар җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, урманны саклау буенча инженерлар һ.б. катнашты.
Төп доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында ул дәүләт урман инспекторларының хокуклары һәм бурычлары, урманнарны патрульләү йөкләмәләрен һәм актларын рәсмиләштерү үзенчәлекләре, профилактик һәм контроль-күзәтчелек чараларын үткәрү, «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бер төр болыт чишелеше» дәүләт мәгълүмат системасы һәм «Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры» федераль дәүләт мәгълүмат системасы турында сөйләде.
Контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалауга аерым игътибар бирелде. «Законнардагы соңгы үзгәрешләр нигезендә хәвеф-хәтәргә юнәлтелгән алымны тагын да камилләштерү каралган, контроль-күзәтчелек чараларын уздыру өчен яңа нигезләр билгеләнә, – дип хәбәр итте Айрат Әхмәров. – Шулай ук «Инспектор» мобиль кушымтасын куллану зарурлыгы да билгеләнде.
Йомгак ясап, Илгизәр Зарипов контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең сыйфатын яхшыртырга кирәклеген ассызыклады. «Без эшебезнең максималь нәтиҗәле булуына омтылырга тиеш, урманнарны контрольдә тоту һәм саклау өчен кулай булган барлык кораллардан файдаланырга кирәк», – диде ул.