«Зәй урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре һөнәри юнәлеш бирү буенча мөһим эшне дәвам итәләр, гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләр үткәрәләр. 2025 елның гыйнвар һәм февраль айларында белгечләр Зәй, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарының 17 мәктәбендә булдылар.
Укучылар белән очрашулар вакытында урманчылар Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклауның һәм табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалануның мөһимлеге турында сөйләделәр, шулай ук урман тармагы һәм экология белән бәйле төрле һөнәрләрне тәкъдим иттеләр. Бу өлкәләрдә һөнәр сайлау тотрыклы киләчәкне тәэмин итеп кенә калмыйча, төбәкнең уникаль табигый мирасын саклап калуга да ярдәм итә, дип билгеләп үтелде.
Моннан тыш, урманчылык хезмәткәрләре Лубян урман-техник көллиятенә дә игътибар юнәлттеләр. Балалар көллият тарихы, студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар, үткәрелә торган мәдәни-массакүләм чаралар һ.б. турында белделәр.
«Мондый очрашулар урманга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүдә төп роль уйный, – ди Зәй урманчылыгы җитәкче-урманчысы урынбасары Татьяна Вахтерова. – Без яшьләргә урман профиле һөнәрләре турында мәгълүмат биреп кенә калмыйча, аларда экологик аң һәм табигатькә мәхәббәт формалаштырырга да омтылабыз».