2025 елның 21 февралендә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Урман чаңгы юлы – 2025» кышкы спартакиадасы узачак.
Ярышларда Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы, «ВНИИЛМ» ФДБУ филиалы – Көнчыгыш-Европа Урманнарны сынау станциясе, КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты командалары һ.б. катнашачак.
Иң яхшы чаңгычыларны түбәндәге яшь категорияләрендә билгеләячәкләр: «балалар йөгереше», «16 яшьтән 23 яшькә кадәрге егетләр, студентлар һәм укучылар», «16 яшьтән 23 яшькә кадәрге кызлар, студентлар һәм укучылар», «18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир-атлар», «18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар», «36 яшьтән башлап 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар», «36 яшьтән башлап 45 яшькә кадәрге ир-атлар», «46 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар», «46 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар». 300, 500 м, 1,5 һәм 2,5 км дистанцияләр каралган.
Чара Кукмара муниципаль районының иҗат коллективлары катнашында концерт-музыкаль программа белән үрелеп барачак.