«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре 2024 елда Татарстан Республикасы урманнарының санитария һәм урман патологиясе торышына күзәтү һәм 2025 елга фаразлар ясау өстендә эшлиләр.
Дәүләт урман патологиясе мониторингы нәтиҗәләре буенча 2024 елда урманнарның санитария һәм урман патологиясе торышын даими рәвештә җирдән күзәтү нәтиҗәсендә урман фондының 971,7 мең гектар җире колачланган, урманнарның санитария һәм урман патологиясе торышына җирдән торып сайланма күзәтү 7,9 мең гектар мәйданда башкарылган.
Моннан тыш, филиалның инженер-урман патологлары тарафыннан 2,9 мең га мәйданда зарарлы организмнар популяциясенә карата җирдән сайланма күзәтүләр, шулай ук 80 мең га мәйданда зарарлы организмнар санын исәпкә алулар уздырылган.
Татарстан Республикасы урманнарының санитария һәм урман патологиясе торышына күзәтү ясау нәтиҗәсендә республика урманнарының торышы, зәгыйфьләнгән һәм зарарланган утыртмаларның күләме күрсәтеләчәк, утыртмаларның көчсезләнүенең төп сәбәпләре, урман корткычларына күзәтчелекнең деталь, рекогносцировка һәм феромон ысуллары белән зарарлы организмнарны исәпкә алу барышында алынган сан һәм сыйфат характеристикалары билгеләнәчәк, зарарлы организмнарның гамәлдәге һәм төрле сәбәпләр аркасында юкка чыккан урыннарының мәйданнары билгеләнәчәк.