Кукмара районында «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының «Урманнан файдалану һәм урманны торгызу инженериясе» компетенциясе буенча ярышлар уза

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районының Лубян авылындагы «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2025» чемпионатының төбәк этабында «Урманнан файдалану һәм урманны торгызу инженериясе» компетенциясе буенча ярышлар уза.

Ярышларда көллиятнең 1 нче һәм 3 нче курс студентлары, шулай ук Лубян урта мәктәбе укучылары катнаша. Төп экспертлар булып көллият мөгаллимнәре Юлия Галиева һәм Юлия Костина чыгыш ясый.

Шартларга ярашлы рәвештә, катнашучыларга берничә биремне үтәргә туры киләчәк, алар арасында: урманнан файдалану һәм урманнарны торгызу мәсьәләләре буенча документлар әйләнешен алып бару, урманнардан файдалану һәм аларны торгызу өчен документлар әзерләү, урманчылык дәрәҗәсендә дәүләт урман реестры формаларына мәгълүмат кертү, пилотсыз очу аппараты булган урманнан рациональ файдалану һәм аларны торгызу мониторингы һәм урман кишәрлеген табигатьтән тикшерү.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Профессионаллар» чемпионаты «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проекты кысаларында уздырыла. Төбәк этаплары 27 гыйнвардан 15 мартка кадәр 92 мәйданчыкта уза. Ярышлар төп яшь категориясендә 215 компетенция буенча һәм «Юниорлар» категориясендә 115 компетенция буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International