Республиканың Кукмара районында «Урман чаңгы юлы – 2025» кышкы спартакиадасы узды

2025 елның 21 феврале, җомга

Бүген Кукмара районы Лубян авылында «Урман чаңгы юлы – 2025» кышкы спартакиадасы узды. Ярышларда Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы, «ВНИИЛМ» ФДБУ филиалы – Көнчыгыш-Европа Урманнарны сынау станциясе, КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты хезмәткәрләре һ.б. катнашачак.

Ярышларда катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Илсур Кәшапов һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев сәламләде.

Рәис Гомәров үзенең чыгышында «Урман чаңгы юлы» спартакиадасының инде унбишенче тапкыр уздырылуы турында билгеләп үтте. «Безнең өчен бу ярышлар гына түгел, бу бәйрәм һәм очрашу урыны, – диде Рәис Гомәров. – Барыгызга да уңышлар телим, иң көчлесе җиңсен».

Илсур Кәшапов мондый спорт чараларын уздыруның мөһимлеген ассызыклады. «Без биредә шулкадәр актив, энергияле, җиңү өчен көрәшергә һәм бер-берсенә ярдәм итәргә әзер кешеләрне күрүебезгә шатбыз, – дип өстәде Илсур Кәшапов. – Барлык катнашучыларга уңышлар һәм яхшы кәеф телим».

«Барыгызны да чираттагы тапкыр Лубян җирендә күрүегезгә шатмын, – диде Рим Фәхразыев.  – «Урман чаңгы юлы» инде унбишенче тапкыр безне бергә җыя, һәм бу спорт белән урман хуҗалыгының кулга-кул тотынышып баруын күрсәтә. Әйдәгез, бу көнне онытылмаслык итик, барыбызга да уңышлар китерик».

Ярышлар флагын күтәрү хокукы 2024 елгы Спартакиада җиңүчеләренә – «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ командасына насыйп булды.

«Урман чаңгы юлы – 2025» спартакиадасы йомгаклары буенча, җитәкчеләр арасында беренче урынны «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Азат Зиннәтуллин алды, икенче урында – «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов, өченче урында – «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев.

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урынны «Арча урманчылыгы» ДКУ инженеры Марсель Низамиев яулады, икенче урынны – «Биләр урманчылыгы» ДКУ урман мастеры Артем Гайнуллин, өченче урынны «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ укытучысы Ринат Байгобулов алды.

36-45 яшьлек ир-атлар арасында беренче урынга – «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин, икенче урынга «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ укытучысы Рөстәм Гарифуллин, өченче урынга «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ кишәрлек урманчысы Айрат Гайнетдинов лаек булды.

46 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче урынны «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ урман мастеры Дамир Гарифуллин яулады, икенче урында – «Саба урманчылыгы» ДКУ урман мастеры Нәгыйм Газизов, өченче урында – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының бүлек башлыгы Фәнил Әхмәдуллин.

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ юрист-консульты Карина Климакова җиңү яулады, икенче урында – «Кайбыч махсус урман хуҗалыгы» ТР ДБУ техник белгече Лидия Кузьмина, өченче урында – «Лениногорск урманчылыгы» ТР ДКУ инженеры Елена Тихонова.

36 яшьтән 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында беренче урынны «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ инженеры Лилия Галимуллина алды, икенче урында – «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ бухгалтеры Рәсилә Галиева, өченче урында – «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы инженеры Фәридә Сафиуллина.

46 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында беренче урынга «Арча урман хуҗалыгы» ТР ДБУ урманчысы Вера Александрова лаек булды, икенче урынга – «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ техник белгече Галина Әхмәтова, өченче урынга «Нурлат урманчылыгы» ТР ДКУ участок урманчысы Наилә Сафиуллина лаек булды.

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ, икенче урында – «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ һәм өченче урында – «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International