Бүген 2025 елда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышлар Тынычлык поселогындагы чаңгы-биатлон комплексы базасында узды.
Ярышларда Фәнил Әхмәдуллин, Илназ Хөсәенов, Екатерина Румшевич һәм Юлия Шамовадан торган ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.
«Без чаңгы ярышына кушыла алуыбызга бик шатбыз, – диде Илназ Хөсәенов. – Бу үзеңне күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, команда рухын ныгыту, уңай хис-кичерешләр туплау һәм республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволарындагы коллегалар белән танышу өчен дә менә дигән ысул».
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүе өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә.