Урман тармагы белгечләре урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләре буенча муниципалитетлардагы администрацияләр белән хезмәттәшлек итә

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

Урман тармагы белгечләре Татарстан Республикасы муниципаль районнары администрацияләре белән урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Мотыйгуллин район учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.

Алмаз Мотыйгуллин үзенең чыгышында 2024 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләрнең йомгаклары һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта 2025 елның янгын куркынычы сезонына әзерлек бара, – дип хәбәр итте ул. – Чирмешән урманчылыгының урман фонды территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урманнарны патрульләү маршрутлары расланды, шулай ук урманнарны янгыннан саклау мәсьәләләре буенча оештыру документлары расланды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International