Лубян урман-техник көллияте студенты һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының «Ландшафт дизайны» компетенциясе буенча ярышларда 3 нче урынны алды

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

Узган атна ахырында «Казан төзелеш көллияте» ДАҺБУ базасында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2025» чемпионатының төбәк этабында «Ландшафт дизайны» компетенциясе буенча ярышлар узды.

Ярышларда республиканың урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар, шул исәптән «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары Азалия Мөхәммәтситдыйкова һәм Ибраһим Оруджев (остазы – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова) катнашты.

Шартларга ярашлы рәвештә, конкурсантлар плитәдән түшәү, чуерташ бакчасы төзекләндерү, үсемлекләр утырту буенча биремнәрне үтәделәр.

Ярыш йомгаклары буенча Азалия Мөхәммәтситдыйкова өченче урынны алды.

Котлыйбыз!

Белешмә өчен. 2025 елда «Профессионаллар» чемпионаты «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проекты кысаларында уздырыла. Төбәк этаплары 27 гыйнвардан 15 мартка кадәр 92 мәйданчыкта уза. Ярышлар төп яшь категориясендә 215 компетенция буенча һәм «Юниорлар» категориясендә 115 компетенция буенча узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International