ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин ТИПКАда лекция белән чыгыш ясады

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында катнашучылар алдында «Урман фонды җирләрендә умартачылык оештыру. Аренда мөнәсәбәтләре» темасына лекция укыды. Әлеге курслар «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында уза.

Фәнил Әхмәдуллин үз чыгышында тыңлаучыларга урманнардан авыл хуҗалыгы алып бару кагыйдәләре, урман кишәрлекләреннән шулай файдаланучы затларның хокуклары һәм бурычлары, урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре төзү үзенчәлекләре, түләүсез файдалану хокуклары, урманнардан файдалану турында хисаплар бирү турында җентекләп сөйләде.

Ул урманнардан авыл хуҗалыгы алып бару өчен файдаланганда урман законнары таләпләрен үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. «Урманнар – сакчыл мөнәсәбәтне таләп итә торган экосистемалар, – диде Фәнил Әхмәдуллин. – Безнең һәрберебез табигатьне саклау өчен җаваплы. Шуны истә тотарга кирәк: урман кишәрлекләреннән файдалану – хокук кына түгел, ә зур җаваплылык та».

Ахырда Фәнил Әхмәдуллин катнашучыларның урман фонды җирләрендә умартачылыкны алып баруның практик аспектларына кагылышлы сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International