Рәис Гомәров Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Чистай муниципаль районнарында булды

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Чистай муниципаль районнарына эш сәфәре кылды.

Чирмешән районында ул «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ 2024 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар буенча киңәшмә үткәрде. Чирмешән авылында хакимият бинасында узган утырышта муниципаль район башлыгы Рамил Әйбәтов катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел «Экология» илкүләм проекты кысаларында 80 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, 480 кг орлык әзерләнгән һәм 860 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

«Федераль дәүләт урман контролен һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелде, – дип ассызыклады Алмаз Мотыйгуллин. – Ел дәвамында урманнарда 763 патрульлек, 116 профилактик чара үткәрелде, 8 урман законнарын бозу очрагы ачыкланды».

Эшчәнлек нәтиҗәләре турында шулай ук урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков һәм беренчел профсоюз оешмасы рәисе, участок урманчысы Хәлил Шәрапов сөйләде.

Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында Рәис Гомәров 2025 елгы урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәләрдә катнашты. Утырышлар Яңа Чишмә һәм Чистай шәһәрләрендә хакимият биналарында узды.

Катнашучылар «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, урман торгызу эшләрен башкару, янгынга каршы чаралар башкару мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерләнүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу янгынга каршы чаралар уздыруга да, халык белән профилактик эш алып баруга да кагыла, – диде Рәис Гомәров. – Без бергә эшләргә һәм теләсә нинди чакыруларга әзер булырга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International