Кукмара районында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының «Урман таксациясе» компетенциясе буенча ярышлар уза

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Кукмара муниципаль районының Лубян авылындагы «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2025» чемпионатының төбәк этабында «Урман таксациясе» компетенциясе буенча ярышлар уза.

Ярышларда көллиятнең 1 нче, 2 нче һәм 3 нче курс студентлары катнаша. Төп эксперт-укытучы – Ринат Байгобулов, эксперт-методистлар – укытучылар Рәсил Гайнанов, Юлия Галиева, остазлар – «Профессионаллар – 2024» төбәкара чемпионаты призерлары Данил Иботарев һәм Максим Захаров.

Шартлар нигезендә, конкурсантларга абрис һәм буссоль йөрешен төзеп, кишәрлекне бүлеп бирү, кишәрлекне таксацияләү, матди бәя бирү, сынау мәйданын бүлеп бирү һәм шытымнарны исәпкә алу буенча 5 бирем үтәргә туры киләчәк.

Ярышларга йомгак иртәгә, 27 февральдә ясалачак.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Профессионаллар» чемпионаты «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проекты кысаларында уздырыла. Төбәк этаплары 27 гыйнвардан 15 мартка кадәр 92 мәйданчыкта уза. Ярышлар төп яшь категориясендә 215 компетенция буенча һәм «Юниорлар» категориясендә 115 компетенция буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International