Әгерҗе урманчылыгы белгечләре урман тармагы ветераны Зәйнәп Җәләлованы 85 яшьлек юбилее белән котладылар

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Зәйнәп Җәләлованы 85 яшьлек юбилее белән котладылар. Очрашу барышында белгечләр Зәйнәп Гариф кызына бүләк тапшырып, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.

Җәләлова Зәйнәп Гариф кызы 1940 елның 26 февралендә Удмуртия Республикасының Сөмсә районы Полянка авылында туа. 1966 елда Әгерҗе районының Комсомолка поселогына күченеп килә, Әгерҗе урман хуҗалыгының эшчеләрне тәэмин итү бүлегенә эшкә урнаша. Зәйнәп Җәләлова 1997 елга кадәр кибеттә икмәк пешерүче һәм сатучы булып эшли.

Озак еллар намуслы хезмәте өчен Зәйнәп Гариф кызы «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International