Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 29.07.2017 ел, № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 29.07.2017 ел, № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Департамент җитәкчесе урынбасары Антон Трифонов үткәрде.

Утырыш эшендә округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге белгечләре Василий Чернов һәм Гүзәл Зарипова катнашты.

Киңәшмәдә урман комплексы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре кыскача докладлар белән чыгыш ясады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында хәзерге вакытта җир кишәрлекләренең урман фонды җирләреннән аерылып торган категория белән кисешүләренең 118,8 мең очрагы турында мәгълүмат бар. Шуларның 39,3 меңенә карата дәүләт урман реестрына үзгәрешләр кертү буенча эш башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International