Татарстанда урман тармагының 70тән артык белгече 2025 елда квалификация күтәрү курсларын узачак

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

2025 елда Татарстанның 70тән артык урман хуҗалыгы белгече квалификация күтәрү курслары узарга мөмкинлек алачак, бу төп тармакның кадрлар потенциалын үстерүдә мөһим адым булачак. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы ел саен хезмәткәрләрнең квалификациясен формалаштыру һәм камилләштерү кирәклегенә игътибар юнәлтә, бу төбәктәге урман комплексының динамик үсешенә һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу чараларының нәтиҗәлелеген арттыруга нигез булып тора.

«Безнең кадрлар сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – белгечләрнең квалификациясен күтәрү, аларның һөнәри күнекмәләрен ачу һәм карьера үсешенә ярдәм итү өчен уңайлы шартлар тудыру», - дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова.

Ул шулай ук 2025 елда Министрлыкта,  республика урманчылыкларында һәм урман хуҗалыкларында эшләүче 70тән артык белгеч укыячак, дип өстәде.

Укулар «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты» ӨҺБ ФАУ, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе кебек уку йортлары базасында оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International