Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 28 феврале, җомга

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский рәислегендә узды.

Видеоконференция режимында узган утырыш эшендә урман комплексының төбәк идарә органнары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.

Утырыш барышында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, стандарт утырту материалы үстерү мәсьәләләре, шулай ук 2024 елда башкарылган урман торгызу эшләренә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар каралды. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел Татарстан Республикасында 3,3 мең га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, бу планнан 101% тәшкил итә. Шулай ук 13,3 мең га мәйданда урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкарылган, 4,7 мең га мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләре үткәрелгән.

План нигезендә, 2025 елда 2,8 мең га мәйданда урман торгызу эшләрен башкару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International