Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Казан дәүләт аграр университеты белән максатчан укыту турында шартнамәләр төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2025 елның 28 феврале, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Казан дәүләт аграр университеты» ЮББ ФДБМУ белән максатчан укыту турында килешүләр төзү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде.

Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары, аларның урынбасарлары, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән доцент, чит телләр кафедрасы мөдире вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Казан дәүләт аграр университетының кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Гүзәл Фәссахова чыгыш ясады. Үз чыгышында ул максатчан укытуның өстенлекләре, шартнамәләр төзүнең үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Максатчан укыту – урман тармагы өчен кадрлар резервы булдыруга реаль адым», – диде Гүзәл Фәссахова.

Спикер федераль законнарга 2024 елның 1 маеннан гамәлгә кергән үзгәрешләргә аерым игътибар бирде. Әйтик, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законның 56 ст. нигезендә заказ бирүчеләр максатчан укыту турында килешүләр төзү турындагы тәкъдимнәрне мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә  «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында урнаштырырга тиеш.

Киңәшмәдә катнашучылар яңа таләпләрне гамәлгә ашыруның гамәли аспектлары турында фикер алыштылар һәм Казан дәүләт аграр университеты белән актив хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерделәр. «Безнең максат – урман хуҗалыгында нәтиҗәле эшли алырлык югары квалификацияле кадрлар әзерләү», – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов очрашу ахырында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International