Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Арча һәм Кама урманчылыкларын проектлау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды

2025 елның 28 феврале, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Арча һәм Кама урманчылыкларын проектлау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Утырыш эшендә Департамент башлыгы урынбасары Антон Трифонов, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы директоры урынбасары Газинур Камалдинов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында Арча һәм Кама урманчылыкларын проектлау, Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры һәм дәүләт урман реестры белешмәләрен тәңгәлләштерү мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, урманчылыкларны проектлау урманчылыкларның, шулай ук кишәрлек урманчылыкларының чикләрен һәм мәйданнарын билгеләүне үз эченә ала, бу урман ресурслары турындагы белешмәләрнең төгәллеген һәм актуальлеген тәэмин итүдә мөһим адым булып тора. Моннан тыш, проектлау кысаларында квартал челтәре билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International