Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2025 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.
Чарада урман комплексының төбәк идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.
Алексей Венглинский үзенең кереш сүзендә урманнарда янгын куркынычы сезонына сыйфатлы әзерлекнең мөһимлеген ассызыклады.
«Без, илнең табигый ресурсларын саклау һәм куркынычларны киметү өчен, урман янгыннары станцияләренең һәм урман янгыннары формированиеләренең янгын куркынычы чорына максималь әзерлеген тәэмин итәргә тиеш», – диде ул.
Утырышта төп нотык белән Рослесхозның урманнарны янгыннан саклау идарәсе башлыгы Евгений Писаревский чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында урман янгыннары станцияләрен тикшерү, урман фондын авиация белән патрульләүгә контрактлар төзү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрү һ.б. мәсьәләләр каралды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта янгын куркынычы сезоны Россия Федерациясенең 2 субъектында: Краснодар краеның бөтен территориясендә һәм Приморье краеның 4 муниципаль берәмлегендә ачылган.