«Яшь экологлар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУда булдылар

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның «Яшь экологлар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Зеленодольск муниципаль районының «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ күркә киптерү бинасында булдылар. Балалар өчен экскурсияне урманчы Людмила Гурьянова үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Людмила Гурьянова укучыларга урман барлыкка китерә торган төп токым орлыкларын җыю һәм саклау үзенчәлекләре, стандарт утырту материалы үстерү һ.б. турында сөйләгән.

Шулай ук «Яшь экологлар» мәктәп урманчылыгында катнашучылар ылыслы токымнар күркәләреннән орлык алу процессын да күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International