Иҗат һәм экология: «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгы үсеп килүче буынны рухландыра

2025 елның 4 марты, сишәмбе

Спас районы Бураково урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Кәримә Рәшитова һәм аның остазы, берләшмә җитәкчесе, биология һәм химия укытучысы Лариса Захарова Бөгелмә, Азнакай, Чистай, Тәтеш районнары һәм Казан шәһәре мәгариф бүлекләренең методик хезмәтләре җитәкчеләре һәм методистлары өчен стажировка мәйданчыгы кысаларында узган күргәзмәдә катнаштылар.

Күргәзмәдә Кәримә Рәшитова һәм Лариса Захарова мәктәп урманчылыгының эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм үсеп килүче буынга экологик агартуга юнәлдерелгән проектлар турында сөйләделәр. Алар шулай ук «Яшь урманчы» берләшмәсенең актив эшчәнлеген тасвирлый торган – агач утырту акцияләрендә катнашудан алып кышкы чорда кошларны тукландыруны оештыруга кадәр – төрле материаллар тәкъдим иттеләр.

«Сумкаларда эко-арт» проектына аерым игътибар бирелде. Аның кысаларында укучылар тукымага акрил буяулар белән табигатьне саклау темасына рәсемнәр ясадылар.

Лариса Захарова шулай ук мәктәп программасына экологик белем бирүне интеграцияләүнең мөһимлеге турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп урманчылыгы кебек инициативалар нәтиҗәсендә балалар урман һәм экология турында белем алып кына калмыйча, әйләнә-тирә дөньяга җаваплы мөнәсәбәт тә формалаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International