Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында белгечләр өчен вакансияләр ачылды. Хәзерге вакытта урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлегенә, дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман төзекләндерү бүлегенә, мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлегенә, икътисад бүлегенә, дәүләт заказын урнаштыру һәм түләүләрне администрацияләү бүлегенә, шулай ук юридик бүлеккә һәм мәгълүмат технологияләрен үстерү секторына әйдәп баручы консультантлар таләп ителә.
«Безнең Министрлыкта эшләү – әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм республикабызның урман хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертү мөмкинлеге ул, – ди дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире Эльвира Зыятдинова. – Безнең команданың бер өлеше булып, сез кыйммәтле тәҗрибә һәм практик күнекмәләр алачаксыз, бездә һөнәри һәм карьера үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган».
Эшкә урнашу, дәүләт граждан хезмәтенә керү шартлары һәм тәртибе турында тулырак итеп 8 (843) 221-37-23, 8 (843) 221-37-24 телефоннары аша яисә Ziyatdinova.Elvira@tatar.ru электрон адресына язып белешә аласыз.