Саба урманчылыгының урман мастеры Рамил Әхтәмҗанов Лесхоз мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәрде

2025 елның 4 марты, сишәмбе

«Саба урманчылыгы» ТР ДКУ Мишәбаш кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры Рамил Әхтәмҗанов Саба районының «Лесхоз УББМ» МББУ укучылары өчен Бөтендөнья кыргый табигать көненә багышланган дәрес үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Дәрес барышында Рамил Әхтәмҗанов укучыларга урман хуҗалыгы, экосистемалар, биотөрлелек, Россиядә яшәүче хайваннар турында сөйләде. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт кирәклегенә аерым игътибар бирелде.

«Бөтендөнья кыргый табигать көне – календарьдагы дата гына түгел. Бу гамәлләребезнең табигатькә ничек тәэсир итүе һәм аны саклау өчен безнең нәрсә эшли алуыбыз турында уйлану мөмкинлеге», – диде Рамил Әхтәмҗанов.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья кыргый табигать көне ел саен 3 мартта билгеләп үтелә. Бу көнне бәйрәм итү карары 2013 елның 20 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясенең 68 нче сессиясендә кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International