Лубянда Татарстанның Атказанган урманчысы Мулланур Гобәйдуллин истәлегенә хоккей буенча турнир узды

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Кукмара муниципаль районының Лубян авылындагы боз мәйданчыгында Татарстанның Атказанган урманчысы Мулланур Гобәйдуллин истәлегенә хоккей буенча турнир узды.

Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Красная Поляна бистәсе командасы алды. Икенче урында – Сосновка шәһәре (Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы) җыелма командасы, өченче урында – «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ командасы.

Белешмә өчен. Мулланур Зәки улы Гобәйдуллин Лубян урман-техник көллиятенә 30 ел гомерен багышлаган. Карьерасын агач әзерләү мастеры вазыйфасыннан башлап, 2004-2014 елларда ул көллият директоры вазыйфасын башкара.

Аның оста җитәкчелегендә Лубян урман-техник көллияте Россия Федерациясендә иң яхшы профильле уку йортларының берсенә әверелә, ә көллият командасы мәгариф учреждениеләре арасындагы бөтенроссия ярышларында күп тапкырлар җиңеп чыга.

Күпьеллык хезмәте һәм урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше өчен 2010 елда Мулланур Гобәйдуллин «ТР Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Кызганычка каршы, ул 2014 елның октябрендә вафат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International