«Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ урман торгызу буенча инженеры Оксана Смирнова Алабуга районында Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта мәктәптә укучылар өчен дәрес үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Дәрес 3 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кыргый табигать көненә багышланган. Оксана Смирнова укучыларга урманнарның әһәмияте һәм аларның кеше тормышында роле турында сөйләгән. Ул урманнарның күп санлы үсемлекләр һәм хайваннар өчен өй булып кына калмыйча, һаваны чистартырга, экологик балансны сакларга һәм планетабызны климат үзгәрешләреннән сакларга да ярдәм итүен дә аңлаткан. Балалар флора һәм фауна төрлелеге, уникаль экосистемалар һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карауның мөһимлеге турында белгәннәр.
Дәрес интерактив формада узган, бу укучыларга фикер алышуда актив катнашырга һәм сораулар бирергә мөмкинлек биргән. Алар бу темага җанлы кызыксыну күрсәтеп, һәркайсының табигатьне саклауга ничек өлеш кертә алуы турындагы фикерләре белән уртаклашканнар.
Оксана Смирнова сүзләренчә, мондый чаралар укучыларның дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмый, аларда табигатькә җаваплы мөнәсәбәт тә формалаштыра.
«Без балаларны экология турында кайгыртырга рухландырырлык дәресләр үткәрүне дәвам итәчәкбез», - дип билгеләп үтте ул.