ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2025 елның 2 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыруга йомгаклар ясалды

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2025 елның 2 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

Шушы чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләренә 4,1 мең патрульлек, 800 профилактик чара үткәрелгән.

«Без халыкка урман законнары таләпләрен үтәүнең мөһимлеге турында мәгълүмат бирү эшен дәвам итәбез, – дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. – Алдагы чорга планнарда – профилактик чаралар санын арттыру һәм урманнан файдаланучылар эшчәнлегенә контрольне көчәйтү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International