Халыкара урманнар көненә багышланган фотоконкурска эшләр кабул итү дәвам итә.
Конкурста катнашу өчен «Урман һәм азык-төлек» темасына фотога төшәргә һәм сылтама буенча онлайн-заявка тутырырга кирәк: https://www.fao.org/international-day-of-forests-2025/photo-contest/photo-upload/ru. Конкурска иң күбе 5 эш тәкъдим итәргә була.
Эшләр агымдагы елның 12 мартына кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://www.fao.org/international-day-of-forests-2025/photo-contest/ru.