Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында киңәшмә узды, анда төбәкләрнең 2025 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлеген бәяләү критерийлары каралды. Киңәшмә Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский рәислегендә узды.
Видеоконференция режимында узган утырыш эшендә урман комплексының төбәк идарә органнары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һәм «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Сөнгатуллин катнашты.
Төп нотык белән Рослесхозның урманнарны янгыннан саклау идарәсе башлыгы Евгений Писаревский чыгыш ясады.
Киңәшмәдә катнашучылар урманнарны патрульләү маршрутларын раслау, урман фондын авиация белән патрульләүгә контрактлар төзү, урманнан файдаланучылар белән үзара хезмәттәшлекне оештыру, янгынга каршы чаралар үткәрү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.