ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Апас һәм Югары Ослан районнарында булды

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Апас һәм Югары Ослан районнарында булды.

Апас районында ул 2025 елның урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Апас бистәсендә хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты.

Чарада катнашучылар стандарт утырту материалы үстерү, урман культуралары утырту һәм саклагыч урман утыртмалары утырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук урманнарны янгыннан саклауга, урманнарны патрульләү һәм урман-янгын пропагандасын алып бару зарурлыгына аерым игътибар бирелде.

Югары Ослан районында Равил Кузюров «Идел буе урманчылыгы» ДКУ һәм «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУ эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмәдә катнашты. Район хакимияте бинасында үткән утырышта  район башлыгы Евгений Варакин катнашты.

Җитәкче-урманчы Илназ Абдуллин, урман хуҗалыгы директоры Фәрил Галиәхмәтов һәм беренчел профсоюз оешмасы рәисе Зарема Галиуллина докладлар белән чыгыш ясадылар. Алар узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләрен күрсәттеләр һәм 2025 елга бурычлар билгеләделәр.

Утырышка йомгак ясап, министр Равил Кузюров республика урман хуҗалыгының нәтиҗәлелеген арттыру өчен уртак эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Урман – безнең уртак байлыгыбыз, һәм без аны заманча ысуллар кулланып һәм табигать ресурсларын саклауда актив катнашып кайгыртырга тиешбез, – дип ассызыклады ул. – Шулай ук бары тик уртак тырышлык белән генә без урманнарда янгын куркынычы сезонын уңышлы уздыруны тәэмин итә алачакбыз һәм урман янгыннары белән бәйле куркынычларны киметә алачакбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International