«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ хезмәткәрләре республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен дәвам итәләр. Бу эшчәнлек урман хуҗалыгы өлкәсендә һөнәрләрне популярлаштыруга һәм яшьләрне урман ресурсларын саклау һәм торгызу белән бәйле белгечлекләрне өйрәнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Кичә, 6 мартта, көллият укытучысы Гөлнур Гаянова Әлки районының «Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ укучылары белән очрашты. Чара барышында ул Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау һәм үрчетү буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Гөлнур Гаянова ассызыклаганча, урманнар экологик балансны саклауда төп роль уйный, бу урманчы һөнәрен кирәкле һәм әһәмиятле итә.
Лубян урман-техник көллиятендә уку шартларына аерым игътибар бирелде. Укучылар әзерлек юнәлешләре, уку процессын оештыру, шулай ук студентларның укудан тыш бай тормышлары турында белделәр.
Ахырда Гөлнур Гаянова яшь белгечләргә ярдәм итү чараларына тукталды.