«Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Саба урманчылыгының урман фонды территориясендә кошлар өчен 170 ясалма оя ясап элгәннәр.
Урман хуҗалыгы директоры урынбасары Рита Бикмиева сөйләвенчә, мондый эшләр кошларны җәлеп итү, аларның санын һәм төрләрен саклау, шулай ук урманнарны корткычлардан саклау максатларында башкарыла.
«Кошлар урманның сәламәтлеген саклауда төп роль уйный, алар корткычларның санын контрольдә тотарга булыша, үсемлек орлыкларын тарата, – дип билгеләп үткән ул. – Ясалма оялар урнаштыру кошларга оя кору өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыра, бу исә, үз чиратында, биологик төрлелекне дә сакларга ярдәм итә».