Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 1 апреленнән 15 июненә кадәр профессиональ кадрларга ихтыяҗ турында эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрәчәк.
Сораштыруның максаты – предприятиеләрнең һәм оешмаларның тиешле белгечлекләр буенча югары һәм урта һөнәри белем бирү системасында әзерлекне тәэмин итү өчен профессиональ кадрларга өстәмә ихтыяҗын билгеләү.
Сораштыру Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ мәгълүмат системасында анкета тутыру юлы белән үткәреләчәк, аңа агымдагы елның 1 апреленнән әлеге сылтама буенча кереп булачак: https://prognoz.vcot.info.