Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урман-орлык чималын әзерләү һәм эшкәртү дәвам итә.
2025 ел башыннан барлыгы 23 тонна нарат, чыршы һәм карагай күркәләре җыелган.
«Гадәттә ылыслы токым күркәләрен әзерләү гыйнвардан март аена кадәр бара, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Бер үк вакытта урман-орлык чималы да эшкәртелә. Тулы цикл күркәләрне сортларга аеруны, орлыкларны чыгаруны, аларны канатсызландыруны һәм катнашмалардан чистартуны, шулай ук киңәш ителгән дымлылыкка кадәр сортларга аеруны, калибрлауны һәм киптерүне үз эченә ала».
Аның сүзләренә караганда, бүгенгә 22 тоннага якын күркә эшкәртелгән, 193 кг орлык алынган, шул исәптән чыршы – 42 кг, нарат – 139 кг, карагай – 12 кг. Барлык әзерләнгән орлыклар «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә тикшерү уза, аларның сыйфаты турында сертификатлар бирелә.
«Урман үсемлекләре орлыкларын җыю «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының өстәмә күрсәткече булып тора, – дип өстәде Равил Кузюров. – Быел барлыгы кимендә 11455 килограмм орлык әзерләү планлаштырыла».
«Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %», «урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».